Универсиаданы каршылап
Район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, район мәгариф бүлеге белән бергә төзегән программа-план нигезендә кышкы каникуллар чорында быел җәен Казанда үтәчәк Универсиадага багышлап берничә районкүләм спорт ярышлары уздырылды. Аларда менә кемнәр җиңде: 4 январь, волейбол, ир-егетләр: I урын - Сатмыш, II - Каратун, III - Апас. Хатын-кызлар: I - Апас...
Район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, район мәгариф бүлеге белән бергә төзегән программа-план нигезендә кышкы каникуллар чорында быел җәен Казанда үтәчәк Универсиадага багышлап берничә районкүләм спорт ярышлары уздырылды. Аларда менә кемнәр җиңде:
4 январь, волейбол, ир-егетләр: I урын - Сатмыш, II - Каратун, III - Апас. Хатын-кызлар: I - Апас җыелма командасы, II - Апас мәктәбе, III - Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе.
5 январь, суда йөзү, шәхси беренчелек: ир-егетләр: I - Ранис Сафиуллин, II - Салават Гарифуллин, III - Илшат Кәлимуллин. Кызлар: I - Зөлфия Саттарова, II - Илнара Дәүләтшина, III - Камилә Абдуллина. Барысы да Апастан.
7 январь, өстәл теннисы, шәхси беренчелек: ир-егетләр: I - Алмаз Юнысов (Апас), II - Илнар Миннебаев (Каратун), III - Салават Мәүлетов (Каратун). Кызлар: I - Наталья Шапеева, II - Ләйсән Гарифуллина, III - Алинә Зәйнетдинова (өчесе дә Апастан). Өлкәннәр арасында: I - Марсель Хисамов, II - Айдар Вафин, III - Раил Латыйпов (өчесе дә Апастан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев