Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

“Алтын алка” тиздән ачылачак, җылырак киенеп кил!

Республиканың танылган "Фортэкс" төзелеш компаниясе Апаста бүген "Алтын алка" исеме астында күпләргә таныш һәм һәр кунакның ерактан ук күзенә ташланучы Боз Сараен бүген-иртәгә файдалануга тапшырырга әзерләнә. Районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Фәнис Сафиуллин тиздән көтеләчәк бу вакыйга уңаеннан хәбәрчебезгә болай дип белдерде: - Бу көннәрдә Боз Сарае коллективын...

Республиканың танылган "Фортэкс" төзелеш компаниясе Апаста бүген "Алтын алка" исеме астында күпләргә таныш һәм һәр кунакның ерактан ук күзенә ташланучы Боз Сараен бүген-иртәгә файдалануга тапшырырга әзерләнә.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Фәнис Сафиуллин тиздән көтеләчәк бу вакыйга уңаеннан хәбәрчебезгә болай дип белдерде:

- Бу көннәрдә Боз Сарае коллективын туплау, тиешле кадрлар әзерләү эше тәмамланып килә. Төп аренада тиешле ясалма боз катламы ясала. Соңгы ике айда комплекстагы барлык технологик җиһазлар тест режимында уңышлы сыналды. Биредә эшләячәк тренерлар белән аерым килешүләр төзү процедурасы да ахырына якынлаша. Безнең эш программасы буенча "Алтын алка" Боз Сараенда хоккей, фигуралы шуу һәм шорт-трек (әйләнә буенча бозда шуу) секцияләре оештырылачак. Шулай ук биредә авыр атлетика, тренажерлар залы һәм хореография белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә аерым мөмкинлекләр булдырылачак дип күзаллана.

Төп спорт аренасында 300 тамашачыга исәпләнгән трибуналар, спортчылар өчен киенү-чишенү, медицина ярдәме күрсәтү, заманча санитар-гигиена бүлмәләре, җылыту, җилләтү системалары - боларның барысы да апаслыларга озак хезмәт итсен иде. Спорт белән дус яшәүче һәркем "Алтын алка"да беренче матчлар, тренировкалар башлануын зарыгып көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ледовый дворец строительство