Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Җиңүче булмасалар да, сәламәт булсыннар

Зур Күккүз мәктәбенең яшь спортчылары узган уку елында районкүләм ярышларда 12 призлы урын яулаган. Күп кенә яшьтәшләре үскәч шофер булырга хыялланганда, Зур Күккүз авылы егете Рифат Камалов футболчы булам дип җан ата. Шушы теләге аны Әлмәт физкультура техникумына алып килә. Дөрес, атаклы футбол командаларында уйнарга, зур-зур җиңүләр яуларга насыйп булмый...

Зур Күккүз мәктәбенең яшь спортчылары узган уку елында районкүләм ярышларда 12 призлы урын яулаган.

Күп кенә яшьтәшләре үскәч шофер булырга хыялланганда, Зур Күккүз авылы егете Рифат Камалов футболчы булам дип җан ата. Шушы теләге аны Әлмәт физкультура техникумына алып килә. Дөрес, атаклы футбол командаларында уйнарга, зур-зур җиңүләр яуларга насыйп булмый аңа. Шулай да, хыялының өлешчә чынга ашуы, инде 25 елдан бирле укучылар күңелендә спортка мәхәббәт тәрбияләве белән бәхетле ул. Дөрес йөгерү, йөзү, турникта тартылу, футбол, волейбол, баскетбол уйнау серләрен үтемле төшендерә тәҗрибәле укытучы. Ул моннан 15 еллар элек үз инициативасы белән, барлык чыгымнарын да күтәреп мәдәният йорты бинасында спорт залы булдыра. Физкультура дәресләре дә, спорт түгәрәкләре дә биредә уза. Укучылары исә районкүләм ярышларда җиңүләре белән сөендерә. Район укучылары Спартакиадасы кысаларында узган ярышларда әлеге мәктәп алдынгылыкны бирми. "Футбол, өстәл теннисы уеннарында, чаңгы, җиңел атлетика, йөзү ярышларында һәрчак актив һәм беренче алар. Йомшак кына күренгән укучыларны да спорт белән кызыксындыра белә, бар күңелен салып эшли, шуңа да мактанырлык нәтиҗәләре бар", - ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. Быел "Йолдыз" газетасы призына узган җиңел атлетика ярышында да иң җитезе алар булды. Төп гомумбелем бирү һәм урта мәктәп командалары арасында беренче урынны яулап, ике кубокны да күккүзлеләр алды. Рифат Камалов үзе бер дә мактанырга яратмый. - Барлык уңышларымның да нигезендә остазларымның тырышлыгы ята. Мин танылган физкультура укытучылары Фирдүс Гайнетдинов һәм Илгиз Салаватовның эшен дәвам итәм. Өметле яшьләр күп. Укучыларның шөгыльләнгән саен көчләре арта, җиңгән саен җиңәселәре килә. Физкультура дәресенә керүне һәр бала өчен мәҗбүри дип саныйм. Көннәр буе парта, өйләренә кайткач компьютер артында утырган балалар бераз булса да хәрәкәтләнергә тиеш. Барысы да җиңүче булмаса да, сәламәт булсын алар", - ди ул.

Шунысы да игътибарга лаек, хәрби бурычын Әфган җирләрендә үтәгән, физкультура белән бергә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен дә алып барган Рифат Камалов моннан 20 ел элек Зур Күккүз мәктәбе базасында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә биатлон ярышлары оештыра. Башта мәктәп күләмендә узган ярышлар хәзер инде район күләмендә үтә, елдан-ел спорт чарасында катнашырга теләүчеләр саны арта.

Үзең булдыра алмаганны, белмәгәнне укучылардан таләп итеп булмый. Шуңа да Рифат Камалов дәресләр, түгәрәкләрдән тыш, хуҗалык мәшәкатьләреннән, мал-туар, умарталарын караудан бушаган арада гаиләсе белән тимераякка, чаңгыга басарга да, балаларга кушылып туп тибәргә дә вакыт таба. Гомумән, булсын дип эшли, булсын дип яши ул.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев