7 август 2013 яңалыклары
-
Балалар өчен дә бәйрәм булды
Апасның Миргасыйм мәчетендә Динар Сәлахов авыз ачу мәҗлесе уздырды. Бу көн ураза тотучы дин кардәшләребез белән беррәттән балалар өчен дә бәйрәм төсен алды. Чөнки якын-тирәдә яшәүче малайлар да авыз ачу мәҗлесендә катнашты.
-
Хезмәтләре нәтиҗәле
"Апас" районара эчке эшләр бүлегенең 27 хезмәткәре Казанда Универсиада узган чорда озак вакытлы командировкада булдылар. Алар 1 ай дәвамында Югары Ослан районында "Зөя" стенд атуы комплексында тәртип сакладылар. Хокук сагында торучы 9 хезмәткәр хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.
-
Укытучылар үзләре ярыша
10 август - физкультурачылар көне уңаеннан районда спорт бәйрәме оештырыла. Иртәнге сәгать унда үзәк стадионда башланачак чарада физик хәзерлек укытучылары көчләрен һәм җитезлекләрен сынаячаклар. Җиңел атлектика, футбол, волейбол уеннарында кем алдынгы булыр?! Газетабызны укып барыгыз!
-
Җиңүче булмасалар да, сәламәт булсыннар
Зур Күккүз мәктәбенең яшь спортчылары узган уку елында районкүләм ярышларда 12 призлы урын яулаган. Күп кенә яшьтәшләре үскәч шофер булырга хыялланганда, Зур Күккүз авылы егете Рифат Камалов футболчы булам дип җан ата. Шушы теләге аны Әлмәт физкультура техникумына алып килә. Дөрес, атаклы футбол командаларында уйнарга, зур-зур җиңүләр яуларга насыйп булмый...
-
10 август – Апас районы оешкан көн
Горурлыгым син - Апасым! Тарихи фотода Апасның кайсы урамы сурәтләнгән? Фикерләрегезне языгыз! Быел Апас районы оешуга - 83 ел. Ул ил тарихының үтә бер җаваплы, катлаулы чорында - 1930 елда төзелә. Район 1963 елда бетерелә һәм территориясе Буа районы һәм Тәтеш районына бирелә. 1964 елда кире төзелә. 1991 елда Апас...