Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Шугалакта шуып туймыйбыз

Борнаштагы хоккей тартмачыгында көн дәвамында тулы тормыш кайный. Анда олысын да, кечесен дә очратырга була. Авыл халкы белән беррәттән тирә-күрше авыллардан да тимераякта шуарга, хоккей уйнарга киләләр. Кичләрен гаиләләре белән, дуслары белән биредә - саф һавада уздыручылар да бар. Шугалак авыл белән авылны дуслаштыра, гаиләләрне, яшьләрне очраштыра, таныштыра. Төрле авылларның...

Борнаштагы хоккей тартмачыгында көн дәвамында тулы тормыш кайный. Анда олысын да, кечесен дә очратырга була. Авыл халкы белән беррәттән тирә-күрше авыллардан да тимераякта шуарга, хоккей уйнарга киләләр. Кичләрен гаиләләре белән, дуслары белән биредә - саф һавада уздыручылар да бар. Шугалак авыл белән авылны дуслаштыра, гаиләләрне, яшьләрне очраштыра, таныштыра. Төрле авылларның хоккей командалары да еш кына Борнаш бозында очраша. Яшь хоккейчыларны карарга әти-әниләре, өлкәннәр дә чыга. Әлегә кадәр тимераякка басып карамаган урта буын кешеләре дә, нинди һөнәр иясе булуга карамастан, инде шома гына бозда йөри белә. Авылның нәкъ уртасында урын алган, барлык авыл халкы күңелендә спортның бу төренә мәхәббәт уяткан, ялларын күңелле үткәрүгә ярдәм иткән хоккей тартмачыгы район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән булдырылган. "Хоккей, тимераякта шуу белән мавыгып быел кыш узганын сизмәдек тә. Шугалактагы бозны кардан арындыруда, бозны яңартып торуда, тирә-юнен тәртиптә тотуда хоккей белән мавыгучы егетләрнең әтиләренең ярдәме зур. Балаларның вакытлары бушка узмады. Күңелле дә, файдалы да ялыбыз өчен без район башлыгына рәхмәтле", - диләр авылдашлар бер авыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей шугалак