ОСТАЛЫК ШУЛАЙ ТУПЛАНА
Казанның "Ак Барс" көрәш Сараенда милли көрәш буенча 8 тапкыр Россия, Татарстан чемпионы булып танылган Данир Галиев истәлегенә Татарстан беренчелегенә ачык чемпионат уздырылды. Анда республиканың 200ләп яшь көрәшчесе бил алышты. Районыбыз көрәшчеләре командасыннан 1992-1994 елда туучылар арасында 62 кг. үлчәмдә Кече Бакырчы егете Ленар Вәлиуллин республиканың 35 районыннан килгән көндәшләрен...
Казанның "Ак Барс" көрәш Сараенда милли көрәш буенча 8 тапкыр Россия, Татарстан чемпионы булып танылган Данир Галиев истәлегенә Татарстан беренчелегенә ачык чемпионат уздырылды. Анда республиканың 200ләп яшь көрәшчесе бил алышты. Районыбыз көрәшчеләре командасыннан 1992-1994 елда туучылар арасында 62 кг. үлчәмдә Кече Бакырчы егете Ленар Вәлиуллин республиканың 35 районыннан килгән көндәшләрен 6 турда җиңеп, дүртенче урын яулады.
- Ленар бүген Апас аграр көллиятенең III курсның 03 төркемендә укый. Укуда да сынатмый, спорт белән дә дус ул, - ди укытучы Радик Галимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев