Реклама
ЮХИДИ хәбәр итә
ОЧКАН ТУПНЫ ТУКТАТЫП
Раштуа бәйрәме - 7 январьда Биеш мәктәбе спорт залында 10 команда катнашында волейбол ярышлары үткәрелде. Ул быел җәен мәркәзебез Казанда узачак унөченче Бөтендөнья Студентлар Универсиадасын лаеклы каршылауга багышланган иде. Ир-егетләр җыелма командалары арасында беренче урынны апаслылар яулады. Сатмыш авылы командасы - икенче, Каратун командасы - өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында...
Раштуа бәйрәме - 7 январьда Биеш мәктәбе спорт залында 10 команда катнашында волейбол ярышлары үткәрелде. Ул быел җәен мәркәзебез Казанда узачак унөченче Бөтендөнья Студентлар Универсиадасын лаеклы каршылауга багышланган иде. Ир-егетләр җыелма командалары арасында беренче урынны апаслылар яулады. Сатмыш авылы командасы - икенче, Каратун командасы - өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Апас җыелма командасы беренче, Апас мәктәбе командасы - икенче, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы - өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев