15 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
КӨНЕҢ ЭШЛЕ БУЛСА, ТАБЫНЫҢ СЫЙЛЫ БУЛЫР
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп игътибар терлекчелек өлкәсенә бирелә. Терлекләрне ашату, рентабльле үсешкә ирешү, нәсел эшен алга җибәрү җитди бурыч булып тора. ООО СХП "Свияга" берләшмәсенең генераль директоры Марат Хәсәнов, аның зона буенча урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Йомралы бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Моратов, Идрәз бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Салихов урыннарда еш булып терлекчеләр...
-
КҮПМЕГӘ АРТКАН ИКӘН?
Быелның 1 гыйнварыннан Ана капиталы тагын үзгәргән диләр. Шул дөресме һәм ул түләү күпмегә артты?.. Сорауга район Пенсия Фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров җавап бирә: - Россиядә икенче бала табучы яки уллыкка алучы аналарга бу махсус түләүләр (250000 сум) 2007 елдан гамәлгә керде. Инфляция темпларына карап, ул һәр ел башында...
-
ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ
Нәкъ үзе әйткәнчә, Югары Акхуҗа авылы егете Рөстәм Шәйхулла улы Хәмидуллин шушы җирлектә туган, үскән, тир түккән, тәҗрибә туплаган, уңышларга ирешкән. 1982 елда Буа ветеринария техникумын тәмамлап, Муса Җәлил колхозына ветеринар-зоотехник булып эшкә кайта ул. Туган колхозында үзен зур оештыру сәләтенә ия, булдыклы, киләчәкне алдан күрүчән, өметле белгеч итеп таныта...
-
ОЧКАН ТУПНЫ ТУКТАТЫП
Раштуа бәйрәме - 7 январьда Биеш мәктәбе спорт залында 10 команда катнашында волейбол ярышлары үткәрелде. Ул быел җәен мәркәзебез Казанда узачак унөченче Бөтендөнья Студентлар Универсиадасын лаеклы каршылауга багышланган иде. Ир-егетләр җыелма командалары арасында беренче урынны апаслылар яулады. Сатмыш авылы командасы - икенче, Каратун командасы - өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында...