Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

ГЕЛ ҖИҢҮЧЕ ГҮЗӘЛ

Урта Балтайда туып-үскән Гүзәл Гайнетдинова Казан Дәүләт Университетын тәмамлагач 38 ел Зур Күккүз урта мәктәбендә химия-биология фәннә­рен укыта. Бик теләп җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, спортны ярата. Лаеклы ялга чыккач та бу шөгылен ташламый, ярышларда катнашып төрле дәрәҗәдәге призларга ия була. Узган ел пенсионерларның Республика Спартакиадасында йөгерү буенча өченче урынны...

Урта Балтайда туып-үскән Гүзәл Гайнетдинова Казан Дәүләт Университетын тәмамлагач 38 ел Зур Күккүз урта мәктәбендә химия-биология фәннә­рен укыта. Бик теләп җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, спортны ярата. Лаеклы ялга чыккач та бу шөгылен ташламый, ярышларда катнашып төрле дәрәҗәдәге призларга ия була. Узган ел пенсионерларның Республика Спартакиадасында йөгерү буенча өченче урынны яулады. Быел "Россия чаңгы юлы - 2013" кысаларында узган ярышларда үз тиңнәре арасында районда беренчелекне алды. 15 февральдә узган республика бәйгесендә дә сынатмады - бик күп көндәшләрен артта калдырып, финишка беренчеләрдән булып килде. Апрель азагында узачак Республика Спартакиадасында да сынатмаска исәп­ли ул. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Гүзәл!

Гайнетдиновлар - спорт яратучы гаилә. Гүзәлнең тормыш иптәше Фирдүс тә танылган тренер, остаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лыжня Татарстана–2013