7 март 2013 яңалыклары
-
Авыр хезмәт чыныктырган
"Алдынгылар җыелышларында күп йөрдем, гел макталып тордым. Биш бала үстердем, колхозның бер эшеннән дә калмадым. Иң күп чөгендер уңышы ала идем. Авыр хезмәтне күп башкарсам да, шөкер, 90 яшемне дә күрдем. Эш кешене чыныктыра гына ул", - дип сөйли-сөйли тормыш юлы белән таныштырды Дәвеш авылында гомер кичерүче Һәдия әби Камалова....
-
ЯЗ ҺӘМ ГҮЗӘЛЛЕК БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ!
8 Март - кешелекнең гүзәл яртысы - хатын-кызларның иң нәфис, иң асыл зат булуын искә төшерә торган бәйрәм. Безнең хатын-кызларыбыз гөлчәчәккә тиң бит ул: бөре вакытында ымсындыргыч матурлыгы, серлелеге белән үзенә җәлеп итә, ай нурында чык тамчысын таҗына кундырыр өчен ачылганда күз явын алырлык гүзәллек белән балкый. Ана дигән мәртәбәле...
-
ГЕЛ ҖИҢҮЧЕ ГҮЗӘЛ
Урта Балтайда туып-үскән Гүзәл Гайнетдинова Казан Дәүләт Университетын тәмамлагач 38 ел Зур Күккүз урта мәктәбендә химия-биология фәннәрен укыта. Бик теләп җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, спортны ярата. Лаеклы ялга чыккач та бу шөгылен ташламый, ярышларда катнашып төрле дәрәҗәдәге призларга ия була. Узган ел пенсионерларның Республика Спартакиадасында йөгерү буенча өченче урынны...
-
Балалар күп булса, авыллар үсәр
Районга эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов килде. Ул Мазиково авылында яңа клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Әнәле авылында барлык уңайлыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты. "Авылларда шундый объектлар ачылу сезнең өчен зур шатлык. Димәк авыллар яшәячәк. Сезгә исән-сау булып әлеге клуб һәм пунктларның рәхәтен...
-
"Кунелем турендэ" 06.03.2013
-
Ул – иң яхшы бүлек мөдире
Күптән түгел генә Кама Тамагында "Иң яхшы социаль хезмәткәр" бөтенроссия бәйгесенең зона туры узды. Биредә район социаль яклау идарәсенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салаватуллина да катнашты. Ул 7 районнан килгән хезмәттәшләре арасында "Иң яхшы бүлек мөдире" номинациясендә I урынны яулады. Светлана әлеге тармакта 13 ел эшли....
-
ИЛҮЗӘ РАЙОН ДАНЫН ЯКЛАДЫ
Борнаш урта мәктәбенең 5 класс укучысы Илүзә Зәйнуллина (җитәкчесе Фирдәвес Бикмурзина) тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырылган "Дулкыннар" бәйгесенең район турында беренче урынны яулап, Апас данын якларга Казанга барды. Ул республикакүләм бәйгедә "Зөһрә" әкиятен сөйләп, "Нәфис сүз" номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.