Реклама
ЮХИДИ хәбәр итә
Молодец, Айгөл!
Апас мәктәбе укучысы Айгөл Василованың даны бик еракларга таралды. Спорт сөюче бу кыз ничек шулай танылган дисезме? Үзенчәлекле спорт төре - гер күтәрүне үз итте ул. Әтисе, абыйсыннан күреп кечкенәдән гер күтәрү белән шөгыльләнде. Һәм уңышлары да озак көттермәде. Ел саен бу тырыш кыз район, мәктәп данын яклап төрле бәйгеләрдә...
Апас мәктәбе укучысы Айгөл Василованың даны бик еракларга таралды. Спорт сөюче бу кыз ничек шулай танылган дисезме? Үзенчәлекле спорт төре - гер күтәрүне үз итте ул. Әтисе, абыйсыннан күреп кечкенәдән гер күтәрү белән шөгыльләнде. Һәм уңышлары да озак көттермәде. Ел саен бу тырыш кыз район, мәктәп данын яклап төрле бәйгеләрдә катнаша, уңышлары белән сөендереп тора. Әле күптән түгел Архангельск шәһәрендә узган гер спорты мастерларының дөнья чемпионатында катнашып, үз тиңдәшләре арасында 12 килограммлы герне бик оста "уйнатып" дөнья һәм Европа чемпионатында беренче урынны алды. Молодец, Айгөл! Без синең белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев