Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

“Чаңгы юлы – 2013” 10 февральдә

10 февраль көнне район Сабан туе мәйданында "Татарстан чаңгы юлы - 2013" ярышы уза. Программада укучылар арасында ярыш, массалы шуу (ветераннар, оешмалар, авыл җирлекләре, гаиләләр), чанада шуу, сәүдә хезмәте каралган. Аграр көллият, урта мәктәп, төп мәктәп укучылары, иң актив коллективлар, гаиләләр (ничә гаилә әгъзасы катнашуга карап), иң өлкән һәм иң...

10 февраль көнне район Сабан туе мәйданында "Татарстан чаңгы юлы - 2013" ярышы уза. Программада укучылар арасында ярыш, массалы шуу (ветераннар, оешмалар, авыл җирлекләре, гаиләләр), чанада шуу, сәүдә хезмәте каралган. Аграр көллият, урта мәктәп, төп мәктәп укучылары, иң актив коллективлар, гаиләләр (ничә гаилә әгъзасы катнашуга карап), иң өлкән һәм иң яшь катнашучы бүләккә ия булачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана, ярышта бердәм катнашыйк, матур табигать кочагында, саф һавада бергәләп күңел ачыйк, сәламәтлегебезне ныгытыйк.

Узган шимбәдә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге базасында мәктәп укучылары арасында Татарстанның Атказанган физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Район Спартакиадасы кысаларында оештырылган бу ярышта 119 укучы катнашты. Урта мәктәпләр арасында I урынны - Чүрибураш, II урынны - ДЮСШ, III урынны - Бакырчы мәктәбе командалары яулады. Төп мәктәпләр арсында I урында - Зур Күккүз, II урында - аграр көллият, III урында - Апас мәктәбе командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чангы юлы–2013 Лыжня Татарстана–2013