Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа ачышлар, өметле яшьләребез

8 декабрьдә иганәче, "ЖилКомСервис" ҖЧҖ директоры Айдар Мөхәммәтшин призларына үткәрелгән татарча көрәш район турнирында үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны менә кемнәр яулады: 26 кг. үлчәү категориясендә - Азамат Мөхәммәтшин, Апас; 29 кг.: Ранил Мөхәммәтҗанов, Балтай; 32 кг.:Азат Хөснетдинов, Балтай; 36 кг.: Данил Нәҗмиев, Апас; 40 кг.: Илнур Минһаҗетдинов, Кызыл Тау;...

8 декабрьдә иганәче, "ЖилКомСервис" ҖЧҖ директоры Айдар Мөхәммәтшин призларына үткәрелгән татарча көрәш район турнирында үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны менә кемнәр яулады:

26 кг. үлчәү категориясендә - Азамат Мөхәммәтшин, Апас; 29 кг.: Ранил Мөхәммәтҗанов, Балтай; 32 кг.:Азат Хөснетдинов, Балтай; 36 кг.: Данил Нәҗмиев, Апас; 40 кг.: Илнур Минһаҗетдинов, Кызыл Тау; 43 кг.: Илшат Ибәтуллин, Дәүләки; 46 кг: Рәмис Шәяхмәтов, Ындырчы; 50 кг.: Тимур Мәүлетов, Бакырчы; 55 кг.: Рәмис Зыятдинов, Апас; 60 кг.: Руслан Салаватуллин, Апас; 65 кг.: Адел Ихсанов, Бакырчы; 70 кг.: Рушан Миңнуллин, Морзалар; 70 килограмм авырлыктан югары.: Рамил Сөнгатуллин, Морзалар.

Ел башыннан уздырылган 15ләп милли көрәш бәйгеләреннән аермалы буларак, иганәче теләге һәм расланган шартлар нигезендә бу турнирда 1998 һәм алданрак туган, 1-2-3 сыйныфларда укучы балалар да келәмгә чакырылды. Гадәттә ярышларга 1995 елда һәм алданрак туган балалар килә иде. Бу яңалык балалар арасында иң өметлеләрне яшьтән үк күреп, аларны үстерү, тренерларга шәхси программа белән шөгыльләнергә киң юл ача. Шәхсән үзем өчен 32 кг. авырлыкта Апастан Айдар Ярмөхәммәтовның чыгышы гаҗәеп ачыш булды. Бу үлчәүдә келәмдә 16 бала бил алышты һәм Айдар 3 әйләнештә үзеннән ике яшькә өлкәнрәк тиңдәшләрен бик чиста итеп аркаларына салды. Үзеннән 3 яшькә өлкән көрәшчегә бил биреп, бик лаеклы итеп дүртенче урынга чыкты. Шулай ук Апастан 2004 елгы Фәннур Вәлиевка да сокланмый мөмкин түгел. Ул үзеннән 5 яшькә (!) олырак көндәшенә генә җиңдереп, өченче урын яулады. Безгә бер дигән яшь алмаш үсеп, өлгереп килә.

Бу турнирда барлыгы 100гә якын бала катнашты. Иганәче Айдар Шәйхелислам улына, Апас мәктәбе җитәкчелегенә, балаларны алар зарыгып көткән ярышка алып килү һәм катнаштыруны тәэмин иткән һәркемгә яшь көрәшчеләр исеменнән бик зур рәхмәт.

Ринат Гыйламов, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корэш