5 елга бирелгән чит ил паспортын 10 еллыкка озынайтып була
Районнан ел саен бер йөзгә якын кеше ял итәргә чит илләргә бара, диңгез буенда сәламәтлеген ныгытып кайта. Моның өчен шактый акча һәм чит ил паспорты кирәк. Хәзер бу гадәттә 5 елга бирелүче чит ил паспортларын 10 еллык итеп озынайтып алмаштыру мөмкинлеге бар. Моның өчен безнең белән элемтәгә чыгарга кирәк,-ди район...
Районнан ел саен бер йөзгә якын кеше ял итәргә чит илләргә бара, диңгез буенда сәламәтлеген ныгытып кайта. Моның өчен шактый акча һәм чит ил паспорты кирәк. Хәзер бу гадәттә 5 елга бирелүче чит ил паспортларын 10 еллык итеп озынайтып алмаштыру мөмкинлеге бар. Моның өчен безнең белән элемтәгә чыгарга кирәк,-ди район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин.
-Хәзер электроника заманы. Интернетта "Госуслуги РФ" сайтына кереп, Буада урнашкан чит ил паспорты рәсмиләштерү бүлегенә дөрес итеп электрон гариза язырга кирәк. Шуннан соң 15 көннән дә соңга калмыйча сезгә чакыру киләчәк. Фотога төшү озак вакытыгызны алмаячак. Паспортны исә сезне үзегезне чакыртып 15 көн эчендә кулыгызга бирәчәкләр. Закон буенча,"Госуслуги РФ" сайтына электрон гариза язылгач, чит ил паспорты Россия гражданнарына 1 ай эчендә кулларына тапшырылырга тиеш. Сәяхәт юлламасы, самолетка билет сатып алгач кына моны башкаруы авыр булуы ихтимал, вакыт ягы да ашыктыра. 5 елга бирелгән чит ил паспортының куллану вакыты чыкканын көтмәгез, чиратларда интекмәгез!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев