Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

60 ел пар канат булып, иңне-иңгә куеп гомер итүче Сәлаховлар гаиләсе һәркемгә үрнәк

Ринат абый мәктәп директоры, әйдәп баручы колхозның партоешма, аннан райком секретаре, учреждение җитәкчесе булды, ә Кәүсәрия апа “декабрист хатыны“ ролендә ире артыннан төпләнеп, укытучы хезмәтен башкарды.

Алар – сугыш чоры балалары. Ринат абыйның нәсел җепләре Югары Ындырчы авылына барып тоташа. Кәүсәрия апа Ленинградта туа. Сугыш башланганда туганнарында кунакта – Ташкент шәһәрендә булалар. Әтисе Шәйхине сугышка алалар. Әнисе Назирә өч баланы җыештырып, Бакырчыга көч-хәл белән кайтып җитә.

Сәлаховлар авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын вәкилләре. Шуңа күрә, яңа тормышка да ныклы адымнар белән килеп керәләр. Балаларын да, үзләре үрнәгендә, булдыклы, миһербанлы итеп тәрбиялиләр. Гаиләдә әти сүзе – закон. Әнигә дә хөрмәт зур. Сәлаховлар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы. Бала үстерү мәшәкатьләре авыр да, күңелле дә. Ләкин бала хәсрәтеннән дә ачысы юк шул. Уллары Рөстәмне югалту алар өчен иң авыр хәсрәтләрнең берсе булды.

“60 ел тигез гомер итү сере – тату яшәүдә. Төрле чак була. Тик сүзгә килгән чакларда балаларга күрсәтеп ачуланышмадык“, – диләр алар.

Татулыкның нигезенә бер-береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре салынган. Олы хөрмәт хисе, гаиләнең гомерлек дустына әйләнеп, яшь барган саен, аеруча ныгыган гына. Алар бүген дә ярты сүздән дә аңлаша. Әңгәмә барышында да бер-берсен бүлдерми, берсе әйтеп бетергәнне икенчесе сабыр гына тыңлап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев