Апас эчендә транспорт һәлакәтләре
Апасның Мулланур Вахитов урамы борылышында, бер-берсенә юл бирмәүләре нәтиҗәсендә ике җиңел машина "сөзешә". "Датсун" машинасы "Фольксваген"га бәрелә. Ике машина белән дә ир-атлар идарә иткән. Кызыл армия урамында "Гранта" машинасы туктап торган "Газель"не бәрдерә. Бусы инде игътибарсызлык нәтиҗәсе. Гаепле шоферларга 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук машиналар да...
Апасның Мулланур Вахитов урамы борылышында, бер-берсенә юл бирмәүләре нәтиҗәсендә ике җиңел машина "сөзешә". "Датсун" машинасы "Фольксваген"га бәрелә. Ике машина белән дә ир-атлар идарә иткән.
Кызыл армия урамында "Гранта" машинасы туктап торган "Газель"не бәрдерә. Бусы инде игътибарсызлык нәтиҗәсе.
Гаепле шоферларга 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук машиналар да төзекләндерүне сорый.
Юлларда сак булыгыз! Игътибарны киметмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев