Апас эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин коллективы белән саубуллашты
Апас эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин лаеклы ялга китте. Ул күп кенә җылы, матур сүзләр кабул итте, хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
(19 июль, “Апастово-информ”).
Фәнис Шәрәфуллин 33 ел гомерен хокук һәм тәртип сагына багышлады. Ул район эчке бүлегенә 1993 елның август аенда балигъ булмаган балалар эше буенча инспектор булып эшкә килә. Аннан участок инспекторы, өлкән участок инспекторы, участок инспекторлары җитәкчесе булып эшли. 2004 елда җәмәгать тәртибен саклау буенча җитәкче урынбасары, 2014 елда полиция җитәкчесе булып билгеләнә. Хезмәт баскычлары буйлап үз тырышлыгы белән күтәрелә.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, район прокуроры Зөфәр Абитов, Кайбыч районы суды рәисе Эльвира Нигъмәтҗанова, район эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы председателе Наил Әхмәдуллин Фәнис Шәрәфуллинга хезмәте өчен рәхмәт җиткерделәр һәм киләчәк тормышында да уңышлар теләделәр.
-Милиция хезмәтенә килгәндә миңа 21 яшь иде. Биредән бер җиргә дә китмичә 30 ел хезмәт итүем өчен мин горурланам, шатланам. Аллаһы Тәгаләгә, әти-әниемә, гаиләмә, коллективыма рәхмәт. Остазларым яхшы булды. Наил Әхмәдуллин, Рамил Хәбибуллин, Рөстәм Заһретдинов, Дамир Хәйруллинга мин зур рәхмәтле. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Китү вакыты да килеп җитте. Хезмәтемнән аерыласы җиңел булмаса да, зур горурлык хисләре кичерәм, - диде Фәнис Шәрәфуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев