Апас газ хезмәткәрләре бик кырыс
РФ Административ Кодексына узган елның 16 октябрендә кертелгән үзгәртмәләр буенча хәзер газ хуҗалыгы, өй эче газ җиһазлары халәте буенча билгеләнгән кагыйдә-таләпләрне үтәмәүчеләргә административ җаваплылык каралган. Йорт-фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү шартлары, аның сыйфаты, вакыты килешүдә күрсәтелгән шартларда үтәлмәгән очракта гражданнарга 1-2 мең сум, вазифалы затларга 5-20 мең сум,...
РФ Административ Кодексына узган елның 16 октябрендә кертелгән үзгәртмәләр буенча хәзер газ хуҗалыгы, өй эче газ җиһазлары халәте буенча билгеләнгән кагыйдә-таләпләрне үтәмәүчеләргә административ җаваплылык каралган.
Йорт-фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү шартлары, аның сыйфаты, вакыты килешүдә күрсәтелгән шартларда үтәлмәгән очракта гражданнарга 1-2 мең сум, вазифалы затларга 5-20 мең сум, юридик затларга 40-100 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әгәр дә гражданин, вазифалы яки юридик зат газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау буенча килешү шартларын рәсмиләштерүдән читләшеп йөри, үтәүдән баш тарта икән, аларны да шул ук нисбәттә штрафка тартачаклар. Җиһазларга техник карау үткәрү, ремонтлау өчен килүче белгечләрне кертмәү дә штраф белән төгәләнергә мөмкин. Кимчелеге табылган яки куллану вакыты чыккан газ җиһазларын күрсәтелгән вакытта мәҗбүри ремонтламаучылар, алыштырмаучыларга да шул ук тәртиптә һәм нисбәттә штраф каралган. Һәр очракта да Закон бозулар кабатланса җәза кырысрак.
Газ-бүгенге тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше. Аның куркынычсыз булуы үзара җаваплылыкка нигезләнгән. Россия, Татарстанның төрле төбәкләрендә бу таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве аркасында төрле авария, шартлаулар, кешеләр гомере белән бәйле фаҗигаләр теркәлә. Бу шомлы, күңелсез исемлектә Апасыбыз булмасын иде, хөрмәтле райондашлар!
Фатыйх Хафизов, район прокуроры урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев