Апас Каз өмәсе дәвам итә
Апаста районкүләм Каз өмәсе борынгы йолаларга тугры калып чишмә буена барып каз юу, борынгы уеннар белән башланып китте. Әнәле чишмәсе буе җыр-моңнарга күмелде. Район Мәдәният йорты фойесында авыл җирлекләренең күргәзмәләре урын алды. Шунда ук халык үз хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек тәкъдим итте. Каз, үрдәк, күркә түшкәләре, эч-башлары, сөт, каймак, эремчекне райондашлар...
Апаста районкүләм Каз өмәсе борынгы йолаларга тугры калып чишмә буена барып каз юу, борынгы уеннар белән башланып китте. Әнәле чишмәсе буе җыр-моңнарга күмелде. Район Мәдәният йорты фойесында авыл җирлекләренең күргәзмәләре урын алды. Шунда ук халык үз хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек тәкъдим итте. Каз, үрдәк, күркә түшкәләре, эч-башлары, сөт, каймак, эремчекне райондашлар бик теләп сатып алдылар. Олы Бакырчы, Зур Күккүз, Иске Йомралы һәм Ишеево авыл җирлекләре каз боткасы, кайнар коймак, тәм-томнар белән сыйладылар. Кичке 6 сәгатьтә бәйрәм "Килен сайлыйм улыма" дигән бәйге белән сәхнәдә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев