Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир абый Халитов призларына зур чаңгы ярышы уздыруга әзерлек бара

Ел да җиргә кар яткач, Апас тау-урманнарында чаңгы юлына 7 меңнән артык укучы балалар, өлкәнннәр, гаиләләр саулык-сәламәтлек стартына чыга. Узган елда районда чаңгы буенча 5 зур ярыш уздырылды. -Быел да шуннан ким булмаячак,-ди район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. -Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногмановның шәхси башлангычы һәм җитди иганәчелегендә якташыбыз,...

Ел да җиргә кар яткач, Апас тау-урманнарында чаңгы юлына 7 меңнән артык укучы балалар, өлкәнннәр, гаиләләр саулык-сәламәтлек стартына чыга. Узган елда районда чаңгы буенча 5 зур ярыш уздырылды.

-Быел да шуннан ким булмаячак,-ди район спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. -Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногмановның шәхси башлангычы һәм җитди иганәчелегендә якташыбыз, Биештә туып-үскән Советлар Союзы Герое Дмитрий Горбунов призына мәктәп командалары арасында чаңгы эстафетасы уздырылачак. Район әфганчылар иҗтимагый оешмасы көче һәм иганәчеегендә быел Күккүз наратлыгында биатлон буенча зур ярыш уздырылу планлаштырылды. Апас мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир абый Халитов призларына да зур ярыш уздыруга әзерлек бара. Аны Дәвештә үткәрү күздә тотыла. Яңа гына төзелә башлаган Апас яр буе ял-спорт комплексында исә "Россия-Татарстан-Апас чаңгы юлы-2018" район беренчелеге спорт бәйрәме уздырачакбыз. Игьланнарны карап барырга онытмагыз-барлык бәйгеләр дә кызыклы һәм файдалы итеп оештырылачак. Оешма-предприятие чаңгычылары, өлкәннәр арасында да бу ярышлар бик популяр. Ә инде ДЮСШ, мәктәпләр беренчелегенә бу ярышларны авылларда атна саен уздыру район мәгариф бүлеге тарафыннан күптәннән җайга салынган. Спорт белән дус булучылар үрнәгенә сез дә кушылыгыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев