Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас музее зураячак

Апаста 2005 елда төзелгән "Туган якны өйрәнү" үзәк музеен киңәйтү зарурлыгы турында Татарстан хөкүмәтенең Карары кабул ителде. Әнәле ягыннан төп бинага 150 квадрат метрдан да ким булмаган янкорма өстәп төзеләчәк, аның түбәсе үзгәртеп корылачак. Әлегә кадәр үзәк музейның гомуми мәйданы 433 квадрат метр тәшкил итеп, биредә һәммәсе якынча 30-50-100 квадрат...

Апаста 2005 елда төзелгән "Туган якны өйрәнү" үзәк музеен киңәйтү зарурлыгы турында Татарстан хөкүмәтенең Карары кабул ителде. Әнәле ягыннан төп бинага 150 квадрат метрдан да ким булмаган янкорма өстәп төзеләчәк, аның түбәсе үзгәртеп корылачак. Әлегә кадәр үзәк музейның гомуми мәйданы 433 квадрат метр тәшкил итеп, биредә һәммәсе якынча 30-50-100 квадрат метрлы 7 экспозиция залы һәм фондлар саклау урыны бар.

-Былтыр музей каршысында зур төзекләндерү эшләре үткәрелде, бинага керү юлына 200 квадрат метрга брусчатка җәелде. Без быел Апаста беренче район музеее оешуның 25 еллыгын билгеләп үттек. Шул уңайдан эшчәнлегебезне тагын да җәелдерү максатыннан Татарстан Президентына хат юлланды һәм ул уңай чишелеш тапты,-дип белдерде хәбәрчегә музей директоры Рәмис Ногманов.

Проект-смета документациясендә музей янәшәсендә туристик автобуслар һәм башка техника тукталышы урыны төзелү пункты да бар. Яңа төзелешкә республика бюджетыннан максатчан 5 миллион сум акча бүлеп бирелде.

14 ноябрьдә яңа төзелеш нигезен һәм эш күләмен билгеләүдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән урынбасарлары, төзелешне алып барачак оешма җитәкчесе Фәнис Сафиуллин һәм башкалар катнашты. Янкорма нигезен агачлардан чистарту бурычы район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, район энергетика хезмәткәрләренә йөкләнде һәм шул ук көнне эш башланды. Хәерле сәгатьтә!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев