Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районы укучылары район башлыгы Грантына үз проектларын якладылар

Әлеге чарада 9 проект тәкъдим ителде.

(28 апрель, “Апастово-информ”).


Апас “Яшьләр” үзәгендә үзенчәлекле чара узды. Биредә районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар район башлыгы Айрат Җиһаншин Грантына үз проектларын тәкъдим иттеләр. Проектлар төрле темаларга багышланган иде. Алар районыбызның тарихын саклау, мәктәп театрларын җәелдерү, экологияне яхшырту, фотозона оештыру, халыкка уңайлылыклар тудыру һәм башка күп төрле юнәлешләрне үз эченә алганнар.

-Апас урта мәктәбеннән килдем. Без мәктәп яны участогында дендрологик парк булдырырыга телибез. Бүген мин әлеге темага үз проектымны якладым. Районыбызның һәр кешесе безнең парк белән танышып, анда ял итеп, матурлыкка сокланып китүен телим, - ди Энҗе Зыятдинова.


Проектларны эшләгәндә укучылар замана таләпләрен дә, шул ук вакытта районыбыз тарихын өйрәнүне дә күздә тотканнар.


Чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина һәм укытучылар катнашты һәм һәр эшкә үз бәясен, кызыксындырган сорауларын бирде.


-Проектларның һәрберсе кызыклы, үзенчәлекле. Укучылар үзләренең сәләтле, үз туган ягына битараф булмауларын исбатладылар. Һәр проектны тормышка ашыру өчен ярдәм итәргә тырышырбыз. Бер эшне дә игътибарсыз калдырмабыз, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев