Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас район суды карарын үзгәртте

Район суды тарафыннан тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән хатын-кыз аналык хокукыннан мәхрүм ителеп, баласын карага башка кеше билгеләнгән иде. Хәзерге вакытта ул уңай тормыш алып бара, баласын да үзе тәрбияләргә тели. Аналык хокукын кире кайтаруны сорап язган ханымның гаризасы каралды. Судта ул...

Район суды тарафыннан тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, баласын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән хатын-кыз аналык хокукыннан мәхрүм ителеп, баласын карага башка кеше билгеләнгән иде. Хәзерге вакытта ул уңай тормыш алып бара, баласын да үзе тәрбияләргә тели. Аналык хокукын кире кайтаруны сорап язган ханымның гаризасы каралды.
Судта ул үткәннәре өчен үкенүен белдерде, дөрес яшәмәве өчен оялды, яңача яшәргә теләвен әйтте. Опека хезмәте вәкиле гаризасына уңай җавап бирү тәкъдиме белән килеште. Суд шулай ук әни ягына карар чыгарды.
Миләүшә Гомәрова,
судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев