Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районында 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башлана

Районда муниципаль район башлыгы карары белән 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителә. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Карар нигезендә, тирә-юньне, беркетелгән урамнарны чистарту буенча атна саен өмәләр уздырылачак. Апастагы Җиңү паркын, Үзәк ял паркын, плотина буен, Сабантуй аланлыгын, Табар елгасы ярларын, шулай ук авыл җирлекләрендә ял урыннарын, оешма-бина, елга-күл...

Районда муниципаль район башлыгы карары белән 1 апрельдән чисталык икеайлыгы игълан ителә. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Карар нигезендә, тирә-юньне, беркетелгән урамнарны чистарту буенча атна саен өмәләр уздырылачак. Апастагы Җиңү паркын, Үзәк ял паркын, плотина буен, Сабантуй аланлыгын, Табар елгасы ярларын, шулай ук авыл җирлекләрендә ял урыннарын, оешма-бина, елга-күл буйларын, юл кырыйларын чүп-чардан чистарту мөһим. "Бакча һәм урман айлыгы", "Бергәләп агач утыртабыз" акциясе кысаларында агачлар утырту, яшелләндерү дә эш планына кертелгән. Соңыннан "Иң чиста авыл җирлеге", "Иң төзек оешма", "Өмәләрнең иң оста оештыручы оешма" ачыкланачак.
Чисталык айлыгы барышында махсус комиссия тарафыннан рейдлар узачак һәм алар "Йолдыз" газетасы битләрендә яктыртылып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев