Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районында 15 кешенең үз өендә көмешкә куып сатуы фаш ителгән

Республикада 1 декабрьдән «Ялган аракы» махсус айлыгы игълан ителде. Татарстанга читтән ялган яки махсус рөхсәт документлары булмаган спиртлы эчемлекләр керүне чикләү, үз өендә кешегә законсыз аракы, көмешкә, башка спиртлы продуктлар сатучыларга чын мәгънәсендә «ау» бара. Лицензиясе булмаган килеш кибеттә законсыз алкогольле продукция сатучыларга да кыенга туры килә бу көннәрдә. Районда...

Республикада 1 декабрьдән «Ялган аракы» махсус айлыгы игълан ителде.

Татарстанга читтән ялган яки махсус рөхсәт документлары булмаган спиртлы эчемлекләр керүне чикләү, үз өендә кешегә законсыз аракы, көмешкә, башка спиртлы продуктлар сатучыларга чын мәгънәсендә «ау» бара. Лицензиясе булмаган килеш кибеттә законсыз алкогольле продукция сатучыларга да кыенга туры килә бу көннәрдә. Районда хәлләр ничек?

- Законсыз, ялган алкоголь продукциясе әйләнешен кисәтү буенча 15 кешелек ведомтвоара даими комиссия алкоголь базарын көндәлек күзәтүдә тота, сәүдәгәрләрне аерым җыеп, ел башыннан берничә утырыш булды, соңгысы ноябрь аенда үтте. Кибетләрдә көтелмәгән 65 рейд-тикшерүләр үткәрдек. Кормаш, Әнәле, Сатмыш, Шәмәк, Зур Болгаер, Табар Черкене, Карамасар, Җидекизләү авылларында, район үзәге Апаста 15 кешенең үз өендә көмешкә куып сатуы фаш ителде. Балигъ булмаганнарга, кичке уннан соң 4 кибеттә спиртлы эчемлекләр сатучылар да капты бу «ятмәгә». Штрафлар бик зур, итәк асты «сәүдәгәрләренә» ул 3000-5000 сум, кибет тотучылар, сатучылар өчен 5000-300000 сум. Юридик затлар 50000-100000 сум административ җавапка тартыла. Районга читтән, тиешле озату документлары булмаган алкогольле продукция кертергә омтылучылар белән дә сөйләшү бик кыска- шикле, законсыз продукция тоткарлана, Казанга экспертизага җибәрелә. Гаепле кеше штрафка тартыла, ә товары конфискацияләнеп, суд карары буенча юк ителә. Мисал өчен, Җидекизлү авылында ЮХИДИ экипажы рейд вакытында юлда туктатып тикшергән бер машинада законсыз 55 литр спирт табылды... Минем эш телефонным 8-9196-226038, авылда итәк астыннан аракы-көмешкә, ялган аракы сатучылар булса тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәбәргә чыга аласыз, анонимлык гарантияләнә. Коррупция очрагына юлыксагыз да хәбәрләрегез тиешенчә һәм оператив тикшереләчәк, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов.

Фото: https://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алкоголь