Апас районында 54 нче мәчет ачылды
Изге Рамазан ае Акхуҗа авылы халкы өчен үзгә бер истәлекле булды. Биредә авылга ямь биреп мәчет ачылды. Читтән ярдәм көтеп тормаган алар, үз көчләре, бердәмлекләре, тырышлыклары белән барысын да булдырганнар. Авылда берничә милләт халкы тату гомер кичерә. Авылның бер башында чиркәү бар, инде манарасындагы ае белән мәчет балкый. - Мондый...
Изге Рамазан ае Акхуҗа авылы халкы өчен үзгә бер истәлекле булды. Биредә авылга ямь биреп мәчет ачылды. Читтән ярдәм көтеп тормаган алар, үз көчләре, бердәмлекләре, тырышлыклары белән барысын да булдырганнар.
Авылда берничә милләт халкы тату гомер кичерә. Авылның бер башында чиркәү бар, инде манарасындагы ае белән мәчет балкый.
- Мондый изге эштә Ходай җүн бирер әле дип башлаган идек. Иң элек Люзия Сөнгатуллина, Әлфия Абделманова һәм үзем йорт саен йөреп авылдашлар белән аңлаштык, барысы да риза булдылар. Һәркем үз ризалыгы белән акчалата ярдәм итте, хәтта авылыбызга кунакка кайтучылар да сәдака биреп киттеләр. Барысына да Алланың рәхмәте яусын, - ди Финия апа Хәсәнова.
Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт, Төркия кунагы Сабри Айдин, региональ казый Инсаф хәзрәт һәм башка кунаклар катнаштылар. Район башлыгы авыл халкы белән әңгәмә корды, райондагы яңалык-үзгәрешләр белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.
- Бу төбәктә тырыш, уңган халык яши. Бер-берегезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп иңне-иңгә куеп хезмәт итәсез. Соңгы елларда авылга асфальт керде, яңа, заманча мәдәният йорты калкып чыкты, мәктәп ремонтланды. Сездән рәхмәт ишетүе барыбызга да күңелле. Алга таба да уңышларыгыз белән сөендереп торыгыз, - диде район башлыгы.
Мәчет ачу тантанасына авылның бердәнбер сугыш һәм хезмәт ветераны Гәбделхәй Мөхәммәтшин да килгән иде. 90 яшен тутырган ветеран Казан шәһәрендә балалары янында яши икән.
- Бу көнне бик күрәсем килде. Шөкер, авылыбыз мәчетле булды. Алты балам да мәчет төзелешенә өлеш керттеләр. Менә бүген дә мәчеткә тузан суырткыч, келәм һәм акча алып кайттык, Ходай кабул итсен, - ди Гәбделхәй абый, сөенеп.
Тантанада мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемнең исеме яңгырап, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Авыл мулласы Галимҗан абый Хәйруллин, хезмәт ветераны Гөлирам апа Нигъмәтҗанова авыл халкына уңайлыклар тудырган район җитәкчелегенә рәхмәтләрен ирештерделәр. Дин сабагы үзләштергән балалар догалар укып күрсәттеләр.
Төркия кунагы азан әйткәннән соң кызыл тасма киселде. Динебезне хөрмәт иткән һәркем "бисмилла" әйтеп мәчет эченә атлады.
Соңыннан клубта ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Мәчет ачылу авылда бәйрәм төсен алды. Урамда пылау да пеште, теләгән кеше кайнар чәй, коймактан авыз итте.
(1).jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев