Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас районындагы “Нәҗиб” мәчете бүләкләр таратты

Заготзерно бистәсендә 2009 нчы елдан бирле эшләп килүче "Нәҗиб" мәчете бүгенге көндә тагын да көязләнеп, матурланып китте. Дини белем алучылар өчен барлык уңайлылыклар да булдырылды. Мәчет таләпләренә туры килерлек итеп яңа келәмнәр җәелде. Шулай ук турыдан-туры 32 дини каналлар карый торган антенна-приставка куелды, радио микрофон эшләп тора. - Приставканы "Татавтодор"ның...

Заготзерно бистәсендә 2009 нчы елдан бирле эшләп килүче "Нәҗиб" мәчете бүгенге көндә тагын да көязләнеп, матурланып китте. Дини белем алучылар өчен барлык уңайлылыклар да булдырылды. Мәчет таләпләренә туры килерлек итеп яңа келәмнәр җәелде. Шулай ук турыдан-туры 32 дини каналлар карый торган антенна-приставка куелды, радио микрофон эшләп тора.

- Приставканы "Татавтодор"ның Апас бүлекчәсе оешмасы, ә радиомикрофонны МТК "Ак Барс" оешмасы бүләк итте. Аларга барлык дин кардәшләребез исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде мәчетнең имам хатибы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев.

Бүген "Нәҗиб" мәчете исеменнән "Ләйсән", "Гөлчәчәк" балалар бакчаларына, "Алтын алка" боз сараена келәмнәр бүләк ителде. Бүләкләрне "Нәҗиб" мәчете имам- хатибы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырдылар. Җитәкчеләр, тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Тулырак язманы газетабыз битләреннән укыгыз.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев