Апас өстендә вертолет кемнәрне фотога төшергән?
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев 15 майда Апас районы территориясе өстендә махсус вертолет ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплекләр, авыл эчләре, тыкрыкларда таралып яткан чүп-чар, тирес өемнәренең һавадан видеога һәм фотога төшерелүен, аларны юк итү, территорияне чистарту буенча ашыгыч чаралар күрү ихтыяҗын искәртә. Бу рәсми документка район үзәге, Әнәле, Каратун,...
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев 15 майда Апас районы территориясе өстендә махсус вертолет ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплекләр, авыл эчләре, тыкрыкларда таралып яткан чүп-чар, тирес өемнәренең һавадан видеога һәм фотога төшерелүен, аларны юк итү, территорияне чистарту буенча ашыгыч чаралар күрү ихтыяҗын искәртә. Бу рәсми документка район үзәге, Әнәле, Каратун, Дәүләки, Дәвеш, Колгына, Татар Черкене авылларында һәм тирә-юнендәге чисталыкның ни дәрәҗәдә булуын раслаучы фотолар да куелган.
Шул нигездә 19 майда район административ комиссиясенең аерым утырышы үткәрелде. Аңа Апас һәм Дәвеш авыл җирлекләре башлыклары да чакырылды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды. Административ протоколлар төзелгән 3 кешегә карата минималь күләмле 2000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды.
-Гаеплеләр админстратив комиссия карары белән чыгарылган бу штрафны 60 көн эчендә түләргә, экология инспекторлары авыл җирлеге төзекләндерү, чисталык кагыйдәләрен тупас бозып, тикшерүчеләр ачыклаган кимчекләрне хәл итәргә тиеш. Бу акчалар җирле бюджетка керә һәм аның ихтыяҗларына кулланыла. Хәл үзгәрмәсә, штраф күләме икеләтә арта һәм бу гражданнарга башка җәза чаралары кулланылачак,-дип кисәтә район административ комиссия секретаре Ләйлә Сираҗева.
Бу комиссиянең ел башыннан үткәрелгән 5 утырышында барлыгы 13 административ эш каралды. Гаеплеләрнең барысына да штраф санкцияләре кулланылды. Элеккеге кебек, беренче юлыга кичерү, кисәтү ясау кебек чаралар кулланылмый, чөнки Законга, ТР Административ Кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә бу гамәл катгый тыела. Протоколлар төзү хокукы булган белгечләр, экология инспекторлары бу көннәрдә Апаста һәм авылларда рейдлар үткәрүләрне дәвам итәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе, авыл җирлекләре башлыклары, административ комиссия тәкъдиме белән беренче чиратта үзара салым акчаларын вакытында түләмәүчеләр хуҗалыклары тирә-юне чисталыгына аерым игътибар биреләчәк.
Тагын ун көннән районда игълан ителгән чисталык икеалыгына нәтиҗәләр ясалачак. Бу җитди сөйләшүгә беркемгә дә җавап тотучы буларак чакырылырга киңәш итмибез.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев