Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас укытучылары Актаныштан җиңү алып кайттылар

Район мәгариф тармагы хезмәткәрләренең 25 кешелек командасы Актанышта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 18 февральдә үткәргән кышкы спорт фестивалендә бик уңышлы чыгыш ясады. Спартакиада шартлары буенче унга якын спорт төреннән ярышларның һәркайсында актив катнашып, апаслылар республикада бишенче урын яулады. Җитәкчеләр арасында 2 чакрымга чаңгыда йөгерүдә районыбыз мәгариф бүлеге мөдире Алсу...

Район мәгариф тармагы хезмәткәрләренең 25 кешелек командасы Актанышта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 18 февральдә үткәргән кышкы спорт фестивалендә бик уңышлы чыгыш ясады. Спартакиада шартлары буенче унга якын спорт төреннән ярышларның һәркайсында актив катнашып, апаслылар республикада бишенче урын яулады. Җитәкчеләр арасында 2 чакрымга чаңгыда йөгерүдә районыбыз мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина финиш сызыгын икенче булып үтте. Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Рания Насыйбуллина исә чордашлары арасында гәүдәне күтәрү ярышында рекордлы нәтиҗә күрсәтте.

-Хоккей, волейбол ярышларында да Апас командасы укытучылары иң көчлеләр рәтендә,-дип хәбәр итә район мәгариф бүлегеннән Эльмира Биктаһирова..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев