Апас яшьләре террорга каршы
Апас аграр көллиятендә яшьләргә рухи тәрбия бирү мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл артында очрашу узды.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Ислам дине террорга каршы” дип исемләнгән бу чара яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны булдырмау буенча эчкерсез сөйләшү рәвешендә барды.
Яшьләр каршында район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев чыгыш ясады.
“Ислам дине тынычлык һәм дуслык дине ул. Безнең өммәт террорга каршы. Ислам динендәге кеше чын йөрәге белән бу динне кабул иткән икән, ул бервакытта да экстремизм һәм террорчылык кебек яман гадәтләрне хупламый”, - диде мөхтәсиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев