Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаска Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде

Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә планлы рәвештә комплекслы тикшерү үтте. Аның нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан Апаска бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алдылар. Үзенең эш сәфәрен министр иң элек Апас үзәгендәге бихисап үзгәрешләр...

Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә планлы рәвештә комплекслы тикшерү үтте. Аның нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан Апаска бүген Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин каршы алдылар. Үзенең эш сәфәрен министр иң элек Апас үзәгендәге бихисап үзгәрешләр белән танышудан башлады. Биредә урнашкан һәрбер һәйкәл белән танышып, интернационал сугышчылар һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы райондашлар истәлегенә торгызылган мемориал янында туктап, исемлеккә кертелгән район эчке эшләр бүлегендә эшләгән һәм хәзер дә хезмәт итүчеләрне барлады һәм чәчәкләр куйды.

Соңыннан Артем Хохорин Апас районы эчке эшләр бүлегендә үткән киңәшмәдә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев