Апаслылар “Балкыш“тан Диплом белән кайтты
6 сентябрьдә 20 кеше составындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар "Балкыш" фестиваленең зоналар буенча йомгаклау гала-концертында катнаштылар. Анда 8 районнан 300дән артык ветеран чыгыш ясады. Республика ветераннар Советы оештырган бу концертта сәнгать өлкәсендә зур абруй казанган жюри составы эшләде. Райондашларыбызның чыгышын алар зур кызыксыну белән карадылар, залда утыручы тамашачылар алкышларга күмделәр....
6 сентябрьдә 20 кеше составындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар "Балкыш" фестиваленең зоналар буенча йомгаклау гала-концертында катнаштылар. Анда 8 районнан 300дән артык ветеран чыгыш ясады. Республика ветераннар Советы оештырган бу концертта сәнгать өлкәсендә зур абруй казанган жюри составы эшләде. Райондашларыбызның чыгышын алар зур кызыксыну белән карадылар, залда утыручы тамашачылар алкышларга күмделәр. Концертта катнашкан барлык ветераннар да Республика ветераннар Советының Дипломына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев