Апаслылар “Халык контроле” сайтына хәбәрен урнаштырырга куркамы әллә?
Татарстан Хөкүмәте йортында үткән соңгы брифингта ел башыннан 140 мең литр төрле ялган, контрафакт алкогольле эчемлекләр сату әйләнешеннән алынуын хәбәр иттеләр. Бу күләмдә Апас өлеше 300 литр чамасы. Моңа сату өчен идән астында җитештерелгән көмешкә, тиешле акцизлары, рөхсәт документлары булмаган аракы, сыра, башка спиртлы эчемлекләр керә. Шундый очракларны белсәгез хәбәрегезне...
Татарстан Хөкүмәте йортында үткән соңгы брифингта ел башыннан 140 мең литр төрле ялган, контрафакт алкогольле эчемлекләр сату әйләнешеннән алынуын хәбәр иттеләр. Бу күләмдә Апас өлеше 300 литр чамасы. Моңа сату өчен идән астында җитештерелгән көмешкә, тиешле акцизлары, рөхсәт документлары булмаган аракы, сыра, башка спиртлы эчемлекләр керә. Шундый очракларны белсәгез хәбәрегезне "Халык контроле" сайтына урнаштырыгыз. Ул расланса сезгә дәүләт 50 мең сумга кадәр премия түләячәк. Бу максатка быел республика буенча 1 миллион сум максатчан казна акчасы каралган иде. 2018 елга Президент карары белән 2 миллион сум акча шушы максатка юнәлтеләчәк. Быел Апас районыннан бу сайтка 3 хәбәр урнаштырылган иде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев