Апаслылар “Зөя шәһәр-утрау”да кунакта
2017 елның җәе "Зөя шәһәр-утрау" музеена истәлекле вакыйга булып кереп калды. Татарстанда өченче, Россиядә 29-нчы объект-мирас булып дөньяви ЮНЕСКО хозурына керемгә алынды. Шунысы шатлыклы, бу көннәрдә "Зөя-агым су" дип аталган күргәзмәдә Зөя суы буйларына кергән авыллары тарихи вакыйгалары, авыл тирәсендә табылган экспонатлар арасында безнең музейда тупланып, вакытлыча кулланышка биреп торылганнары...
2017 елның җәе "Зөя шәһәр-утрау" музеена истәлекле вакыйга булып кереп калды. Татарстанда өченче, Россиядә 29-нчы объект-мирас булып дөньяви ЮНЕСКО хозурына керемгә алынды. Шунысы шатлыклы, бу көннәрдә "Зөя-агым су" дип аталган күргәзмәдә Зөя суы буйларына кергән авыллары тарихи вакыйгалары, авыл тирәсендә табылган экспонатлар арасында безнең музейда тупланып, вакытлыча кулланышка биреп торылганнары да бар иде.
20 сентябрь көнне Апас туган якны өйрәнү музее коллективы көньяк ярларын Зөя, төньяк ярларын Щука елгасы юган Зөя шәһәр тибындагы поселокка (Свияжск утрау шәһәренә) экскурсион сәяхәткә чакырылып, хезмәт тәҗрибәсен уртаклашып кайттылар. Коллективны шөһрәтле архетиктур биналары, утрау шәһәр тарихына багышланган музее белән якыннан гид-экскурсовод Ольга Валентиновна Суреева таныштырды.
Утрау тарихы музееның өченче залында "Свияга - текущая вода" ("Зөя-агым су") дигән вакытлыча күргәзмәдә Апас туган якны өйрәнү музее фондыннан да экспонатлар катнаша. Районыбызның Зөя елгасы тирәләрендә урнашкан авыллар турында тулырак мәгълүматны да туган якны өйрәнү музее материалларыннан кулланганнар. Райондашларыбыз музей фондына тапшырган чүлмәк, агачтан эшләнелгән брикет станы, кисмәк, кызыл башлы сөлгеләр, кирпеч сугу җайланмалары, каба, туку станогы детальләре, су тегермәне ташы да биредәге күргәзмәдә үз урыннарын алганнар.
Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге музей хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, бай тарихи эчтәлекле сәяхәттән көч, энергия алып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев