Апаслылар шикле пиво эчмиме?
Республика дәүләт алкоголь инспекциясенә, аның Апас районындагы структураларына шикаятьләр-мөрәҗәгатьләр даими керә.
(14 ноябрь, “Апастово-информ”).
Кергән шикаятьләр буенча, Апас районындагы сәүдә нокталарында даими тикшерүләр үткәрелә. Мисал өчен, күптән түгел пиво һәм пиво эчемлекләре реализацияләүдә булган тәртип бозулар турында тикшерү уздырылды.
“Әйләнештән 22 литр пиво һәм пиво продукциясе алынды. Чөнки, әлеге кибеттә әйтелгән продукцияләрнең товар - озатучы документлары юк иде. Моның буенча “Халык контроле”нә мөрәҗәгать җибәрелгән иде. Бу эшкә протокол төзелде һәм суд каравына җибәрелде”, - дип хәбәр итте дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Гөлнара Абдрахманова.
Шуңа күрә, алкоголь эчемлекләр алганда сак булырга кирәк. Ялган эчемлекләр сәламәтлеккә бик зур зыян салырга мөмкин, - дип кисәтәләр инспекция белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев