Апаслылар Закон бозуга кагылышлы очраклар турында “Халык контроле“ аша хәбәр итә ала
Ел башыннан алкогольле продукция әйләнешен күзәтүдә тотучы район даими комиссиясенең 6 утырышында барлыгы 12 административ хокук бозуларга бәйле эшләр каралды.
-Законга кертелгән үзгәртмәләр буенча, спиртлы эчемлекләр белән сату итүдә сәүдә нокталарында тиешле документлар булмау, ЕГАИС системасын дөрес кулланмау, Закон бозуга кагылышлы башка фактлар турында Интернетта “Халык контроле” сайтында да үз хәбәрегезне урнаштыра аласыз,-ди район “Госалкоголь» инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова.-Сезнең хәбәрегезне чит-ятлар укый алмый. Бер апаслының шундый хәбәре расланып, аңа дәүләт тарафыннан 2 мең сумлык премия түләнде. Сайтка куелган аноним хәбәрләр буенча да кичекмәстән чаралар күрелә. Фактлар тикшерелеп раслангач, гаеплеләргә барлыгы 32 мең сумлык административ штраф санкцияләре кулланылды. Бу акчалар район бюджетында кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев