Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның “Сәләт“ сәләтлеләре

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге методисты Ләйсән Әкбәрова һәм "Дан" музее җитәкчесе Әгъзәм Хәмидуллин бу көннәрдә тынгысыз хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Балалар оешмалары белән эшләүдә күрсәткән тырышлыгы өчен Ләйсән Әкбәрова "Инициатива - 2015" бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Әгъзәм Хәмидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән "Батырлар...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге методисты Ләйсән Әкбәрова һәм "Дан" музее җитәкчесе Әгъзәм Хәмидуллин бу көннәрдә тынгысыз хезмәтләре өчен бүләкләнделәр. Балалар оешмалары белән эшләүдә күрсәткән тырышлыгы өчен Ләйсән Әкбәрова "Инициатива - 2015" бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрының Рәхмәт хатына лаек булды.

Әгъзәм Хәмидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән "Батырлар китабы"ның икенче томын чыгаруда булышлык иткәне өчен Казанга китапны тәкъдир итү кичәсенә кунак булып чакырылды һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Китапта Татарстаннан чыккан, Татарстан белән бәйләнеше булган Геройлар, башка регион татарлары, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, исем ала алмаучылар (вафат булучылар), исем бирелеп тә ниндидер сәбәпләр аркасында ала алмаучылар да бар. Алар арасында Шәмәк авылыннан Роберт Сафин да бар. Ул кече лейтенант, пулемет взводы командиры була. 1945 елның 15 январенда Австриядә үлеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев