Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апасның яшь табиблары супер-финалга чакыру алды

Апас үзәк хастаханә, поликлиника яшь белгечләре Казанда Универсиада авылында 3-4 ноябрьдә бишенче "Безнең заман" яшьләр иҗаты телевизион конкурсында бик уңышлы чыгыш ясап кайтты. Яшь апаслылар бу фестивальнең "Хореография", "Дан минуты" кебек конкурсларда җиңде һәм Гала-концертта катнашты. Апас командасы составында 20 кеше чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев,...

Апас үзәк хастаханә, поликлиника яшь белгечләре Казанда Универсиада авылында 3-4 ноябрьдә бишенче "Безнең заман" яшьләр иҗаты телевизион конкурсында бик уңышлы чыгыш ясап кайтты. Яшь апаслылар бу фестивальнең "Хореография", "Дан минуты" кебек конкурсларда җиңде һәм Гала-концертта катнашты.

Апас командасы составында 20 кеше чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, баш белгеч Ләйлә Сираҗева, район мәдәният бүлеге, мәдәният йорты, район музыка мәктәбе белгечләре катнашында һәм теләктәшлегендә әзерләгән чыгышлар бик югары бәяләнде.

Бу фестивальдә Татарстаннан барлыгы 30 дан артык команда ярышты.

Район баш табибы Алмаз Алиуллин белдерүенчә, Апас командасы составында чыгыш ясаган һәркем аерым билгеләнеп үтәчәк. 15-18 ноябрдә Казанга "Безнең заман" фестиваленең супер-финалына чакырылган яшь белгечләргә бу хәлиткеч бәйгегә әзерләнү өчен барлык шартлар да булдырылачак. Афәрин, яшьләр!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев