Апасның ЗАГС бинасына керергә теләүчене кайнар эздән тоттылар
6 октябрь таңында Апасның ЗАГС бинасына керергә омтылу очрагы булды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина сүзләренчә, сак хезмәте тиз арада сизеп алып, вакыйга урынына килеп җиткән һәм гаеплене кайнар эздән тоткарлаган. Җаваплы кешеләргә шул вакытта ук хәбәр бирелгән. -Сак хезмәтенә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Розалия Насыйбуллина. Хәзерге вакытта район...
6 октябрь таңында Апасның ЗАГС бинасына керергә омтылу очрагы булды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина сүзләренчә, сак хезмәте тиз арада сизеп алып, вакыйга урынына килеп җиткән һәм гаеплене кайнар эздән тоткарлаган. Җаваплы кешеләргә шул вакытта ук хәбәр бирелгән.
-Сак хезмәтенә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Розалия Насыйбуллина.
Хәзерге вакытта район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре китерелгән зыянны бәяләр өчен тикшерүләр алып бара.
Яңа, уңайлы ЗАГС бинасы район үзәгенең күрке булып тора. Әлеге матурлыкны, уңайлылыкны бәяләп яшәсәк, булганны ватмасак иде. Һәр очракта да гаепле иртәме-соңмы барыбер табыла, үзенә тиешле җәзаны ала. "Иртәнге кунак" бу адымы өчен хәзер үк үкенәдер инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев