Апаста 56 шофер административ җаваплылык алган
Район прокуратурасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда 56 кеше исерткечләр кулланып транспорт белән идарә иткәне өчен административ җаваплылыкка тартылган.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
Салмыш килеш руль артына утыручыларга җинаять җаваплылыгы да каралган. Быел 8 җинаять эше ачылган. Суд тарафыннан 11 җинаять эше каралган.
“Иң кырыс җәза – бер кат хаталанып та, кабат рул артына исерткечләр кулланып утыручы шоферга кулланыла. Административ җаваплылык алган кешене җитди җәза көтә. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, быел 8 кешегә җинаять эше ачылды. Машина белән салмыш килеш идарә иткәне өчен хөкем ителеп, әлеге вакыт тәмамланмаган килеш руль артына утырып чыгучылар да очрый. Аларга 3 елга ирегеннән мәхрүм итү, 6 елга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә кулланыла. Андый җәза алган кешеләр, кызганыч, безнең районда да бар. Алдан хөркем ителгән 2 кеше кабат җәза алды һәм ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар төзәлү колониясенә җибәрелде”, - ди район прокуроры Зөфәр Абитов.
Иң аянычы – салмыш шоферлар арасында хатын-кызларның да булуы. Җинаять җаваплылыгы алучы хатын-кыз да кемнеңдер баласы, хатыны һәм әнисе. Бу күренешкә гади генә карап булмый. Үзенең баласын салмыш баштан утыртып йөрүче әнигә күпме үгет бирсәң дә аз кебек. Беркетмә төзегән чакта машинада балалар булуы икеләтә уйландыра.
Зөфәр Абитов бу хакта да борчылуын белдерде.
Әгәр шофер алкоголь кулланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш яңадан руль артына утырса яки машина йөртү хокукын алып, бер ел эчендә янәдән исерек килеш эләксә, аның транспорты конфискацияләнә. Кызганыч, андый очраклар районда да булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев