Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Бәйрәмдә балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләре юлланды.

(28 декабрь, “Апастово-информ”)


Районның уку алдынгылары, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучылар, мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында район башлыгы Чыршы бәйрәменә җыелдылар. Балаларны мәдәният йорты фоейсында әкият геройлары, аниматорлар сәламләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Серле алан” дип исемләнгән әкияти тамаша тәкъдим иттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавын, изге теләкләрен ирештерде.
“Сез узып баручы елда үзегезне тырыш, булдыклы һәм сәләтле итеп күрсәтеп, уңышларга да ирештегез. Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яуладыгыз. Уңышларыгыз дәвамлы, яңа елда да сезгә яңа җиңүләр насыйп булсын”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Район башлыгының Чыршы бәйрәме балаларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Биредә катнашуны һәркем зур дәрәҗә итеп кабул итте, рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев