Апаста “Балкыш“ фестиваленең районкүләм сайлап алу турлары башланды
Бүген Иске Йомралы авылы мәдәният йорты өлкәннәребезнең җыр-моңнарына күмелде. Фойеда чәй кайнады, тәмле коймак пеште. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина фестивальне ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Сәхнә түрендә Иске Йомралы, Зур Күккүз, Олы Болгаер, Әлмәндәр, Чүрибураш, Ишеево авыллары җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар чыгыш ясадылар. Күңелләрендә яшәгән моң...
Бүген Иске Йомралы авылы мәдәният йорты өлкәннәребезнең җыр-моңнарына күмелде. Фойеда чәй кайнады, тәмле коймак пеште. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина фестивальне ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде. Сәхнә түрендә Иске Йомралы, Зур Күккүз, Олы Болгаер, Әлмәндәр, Чүрибураш, Ишеево авыллары җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар чыгыш ясадылар. Күңелләрендә яшәгән моң еллар үткән саен яңара гына бара аларның. Һәр чыгыш тирән хис, уй-кичерешләр белән сугарылган. Жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашучыларга рәхмәтен җиткереп, олы хөрмәтен белдерде.
Районкүләм сайлап алу турлары дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев