Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Германиядә хезмәт итүчеләрне котладылар

Татарстанда һәм Россиядә дә иң беренчеләрдән булып, Советлар чорында Германиядә-ГДР- чикләнгән Совет гаскәрләре контингент-төркемендә хезмәт итүчеләрнең иҗтимагый оешмасы безнең Апаста моннан ике ел элек оешты һәм ул бик матур гына яшәп, эшләп килә. -Бу иҗтимагый хәрәкәткә кушылучылар көче белән район үзәгендә, Батырлар аллеясында махсус обелиск-стела куелды һәм быел, Бөек Җиңүнең...

Татарстанда һәм Россиядә дә иң беренчеләрдән булып, Советлар чорында Германиядә-ГДР- чикләнгән Совет гаскәрләре контингент-төркемендә хезмәт итүчеләрнең иҗтимагый оешмасы безнең Апаста моннан ике ел элек оешты һәм ул бик матур гына яшәп, эшләп килә.

-Бу иҗтимагый хәрәкәткә кушылучылар көче белән район үзәгендә, Батырлар аллеясында махсус обелиск-стела куелды һәм быел, Бөек Җиңүнең 72 еллыгында тантаналы итеп ачылды. Ә кичәге солдат-сержантлар исә тантаналы Парадта катнашып, аңа яңа төсмер өстәде,-ди район оешмасы җитәкчесе, барлык оештыру эшләре башында торучы, запастагы сержант, Янгелде авылы фермеры Илһам Баһавиев.

29 декабрьдә "германнар" район хәрби комиссариатына чираттагы чарага җыелдылар. Аларга Мәскәүдәге Россия Федерациясе оборона министрлыгы, илкүләм иҗтимагый хәрәкәт җитәкчелеге раслаган үрнәктәге махсус таныклыклар тапшырылды. Махсус медаль, кием-форма комплекты белән таныштыру уздырылды. Апаста туып үсеп, яшьлекләрендә Германиядә чикләнгән Совет гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең Сатмыш мәктәбендә үз музейлары да бар бүген. Шунда ук бу иҗтимагый оешманың штаб-идарәсе дә урнашкан. Бүген районыбызда яшьлек елларында Германиядә хезмәт иткән 350 кеше яшәве билгеле.

Беренче номерлы таныклык исә бик хаклы рәвештә бу тарихи, хәрби-патриотик хәрәкәт җитәкчесе Илһам Баһавиевка тапшырылды.

-Районда туып-үскән, солдат елларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче апаслыларның да шундый ук иҗтимагый оешма төзергә теләвен мин бик хуплыйм,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.-Тик аларга оешканлык җитеп бетми әле. Апас үзәгендә махсус обелиск-стела төзү эшләре дә тукталып калды. Заманында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән барлык апаслыларның авыл җирлекләре һәм безгә мөрәҗәгать итүләрен көтәбез. Бездәге мәгълүматлар буенча, бүген районда төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 200 ир-егет яши. Бер-беребезне югатмыйк, барыгызны да Яңа ел белән запастагы солдатлар һәм бүген ил сагында торчы яшь апаслылар!

Ришат Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев