Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр булачак

Февраль башында районда җитәкчеләр өчен гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Бу өйрәнүләр безгә дә кирәктер инде. Шул турыда язсагыз иде. Газета укучыбыз соравына республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Айдар Галләмиев җавап бирә: - 14-17 февральдә районда гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр булачак. Бу өйрәнүләр вакытында халыкка шартлы рәвештә генә...

Февраль башында районда җитәкчеләр өчен гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Бу өйрәнүләр безгә дә кирәктер инде. Шул турыда язсагыз иде.

Газета укучыбыз соравына республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Айдар Галләмиев җавап бирә:

- 14-17 февральдә районда гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр булачак. Бу өйрәнүләр вакытында халыкка шартлы рәвештә генә (кабатлап әйтәм, бары тик шартлы рәвештә генә) "өйрәнү сигналлар"ы биреләчәк. Мәсәлән, сугыш хәле игълан ителгән "һава тревогасы" сигналы кергән очракта, халыкка ут-су, газны ябарга, җылырак киемнәр киеп, документларны, запас азык-төлек алып, ыгы-зыгысыз, томалаулы урыннарга качырга кирәк. "Һава тревогасы"на отбой булгач, яшеренгән урыннардан кире кайтырга була. "Радиация куркынычы" хәбәре килгәндә, противогаз, респиратор яки марля-мамыктан эшләнгә маска кияргә. Шулай ук документларны һәм запас ризык алып якындагы яшеренү урынына барырга. "Химик куркынычы" булса, противогаз, болонья плащ кияргә һәм яшеренү урыннарына китәргә. Әгәр качырга урын булмаса, бу "химик зона"дан тизрәк чыгу юлын карарга кирәк. Бу өйрәнүләр, фәкать сигнал кергән очракта, халык нәрсә эшләргә икәнлеген белсен өчен эшләнелә. Мондый махсус өйрәнүләр дүрт елга бер кабатланып тора. Тикшерүләр график нигезендә һәр районда бара.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев