Апаста халык терлек асрап күпме өстәмә табыш ала?
-Районда ел башына һәр 1 йөз хуҗалыкка 37 баш сыер туры килә. Татарстанның аерым районнарында бу сан күпкә артык,-дип белдерә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. - Бу ел башына узган ел белән чагыштырганда Болынбалыкчы авыл җирлегендә халыкта сыерлар саны 15 кә, Зур Күккүздә 3 кә, Табар Черкенендә 3...
-Районда ел башына һәр 1 йөз хуҗалыкка 37 баш сыер туры килә. Татарстанның аерым районнарында бу сан күпкә артык,-дип белдерә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
- Бу ел башына узган ел белән чагыштырганда Болынбалыкчы авыл җирлегендә халыкта сыерлар саны 15 кә, Зур Күккүздә 3 кә, Табар Черкенендә 3 кә, Коштавылында 4 кә, Сатламышта 1 башка, Дәвеш авыл җирлегендә 6 башка кимеде. Район буенча алганда, узган ел белән чагыштырганда шәхси секторда сыерлар баш саны исә, 101 башка артты. Район статистика бүлеге, авыл җирлекләре мәгълүматлары буенча районда бүген 6416 шәхси ярдәмче хуҗалыклар абзарында барлыгы 7002 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 2374 е-сыерлар. Халыкта бүген 12891 баш сарык һәм кәҗә, 416 баш ат, 7265 умарта гаиләсе исәпләнә. Сезонга уртача 50 мең баштан артык каз-үрдәк, тавык үстерелә.
Бу саннарны акчалата табышка күчерсәк, узган елда халык ит, сөт, бал, бәрәңге, яшелчә һәм үзе җитештергән башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 427 миллион 700 мең сумлык табыш алган дигән сүз. Бер хуҗалыкка исәпләгәндә 67 сумлык өстәмә керем туры килә. Шул ук вакытта республикада шәхси хуҗалыклар төрле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп алган өстәмә табышлары 50-60 процент булган аерым районнар бар. Мин искә алган, узган елда халык кесәсенә үз ярдәмче хуҗалыгыннан кергән 427,7 миллион сумлык табыш районның гомуми еллык табышының 21,2 процентын тәшкил итә.
Сөт сатудан узган елда үз каралтысында, абзарында терлек тотучы апаслылар 102 миллион сум, ит сатудан 298 миллион, кош-корт ите җитештерү, сатудан 19 миллион сумлык табыш алды. Монда әле җитештерүчеләргә дәүләтнең акчалата ярдәме кермәгән. Бу саннар да шактый саллы. 2016 елда сөт җитештерүчеләргә саткан күләм һәм сыйфаты өчен 540 мең, терлек азыгы сатып алуга 7,8 миллион, атларга азык алу өчен 697 мең, кош-корт сатып алуга 389 мең, таналар сатып алуга 75 мең, кече гаилә мини-фермалары салучыларга бирелгән 1,2 миллион сумлык дәүләт субсидияләрен дә өстәргә кирәк. Аның болары да халыкның төп эш урынындагы хезмәт хакына өстәлгән, гаилә янчыгына кергән зур ярдәм.
Кыскасы, эшлим, авылда да яхшы яшим дигән кешегә бүген мөмкинлекләр җитәрлек. Тәвәкәлләр сафына сез дә кушылыгыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев