Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста ифтар мәҗлесе узды

Кичә Апасның 170тән артык дин кардәшләребез ресторанга ифтар мәҗлесенә җыйналды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирегә килгән халыкны Рамазан ае белән кайнар котлады, районда барган зур эшләр белән таныштырды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт үтемле итеп, Рамазан аеның савабы, дини тәрбия турында вәгазь сөйләде: - Балаларыбызны, оныкларыбызны...

Кичә Апасның 170тән артык дин кардәшләребез ресторанга ифтар мәҗлесенә җыйналды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирегә килгән халыкны Рамазан ае белән кайнар котлады, районда барган зур эшләр белән таныштырды, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт үтемле итеп, Рамазан аеның савабы, дини тәрбия турында вәгазь сөйләде:

- Балаларыбызны, оныкларыбызны да онытмыйк, аларны да иманлы, тәүфикълы итеп тәрбиялик. Мәчетләребезгә яшь буынны тартыйк. Бу эш күп кенә мәчетләребездә инде бара. Кышкы, җәйге каникулларда мәчетләребездә лагерьлар оештырабыз. Балалар бик теләп йөриләр, әти-әниләр дә теләктәшлек белдерсеннәр иде, - диде ул үз чыгышында. Төркия кунагы Айдин Сабир йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укыды, дога кылды. Сый-нигъмәттән сыгылып торган табын артында утырган халык рәхмәтләрен җиткерде.

- Ифтар мәҗлесенә беренче тапкыр килдем. Табында ни генә юк. Күптән күрмәгән танышларны, бергә эшләгән кешеләрне күрдем. Мул сыйлы табынга дәшеп, безне сыйлаганнары өчен район җитәкчеләренә, оештыручыларга, ярдәм иткән һәрбарчасына рәхмәтемне әйтәм, - диде Апастан Роза апа Нәҗмиева.

- Апас җирлегендә ифтар табыны әзерләр өчен эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп. Берсе дә каршы килмәде, хәлләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр. Әлеге изге эштә безгә кушылган иганәчеләргә зур рәхмәт, эшләре гөрләп барсын, киләчәктә дә бер-беребезгә булышып эшлик, - диде Миләүшә Габитова.

Районда ифтар мәҗлесләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар