Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста Казан табиблары эшләячәк

Район халкы өчен тагын бер уңайлылык арта. Күз авыруларын вакытында кисәтү һәм сәләтле, тәҗрибәле хезмәткәрләр күзәтүен тәэмин итү максатыннан, район башлыгы Казан шәһәренең танылган клиникасына хезмәттәшлек тәкъдим итте. Алар районга килеп, түләүсез кабул итүләр уздырачак.

–Район башлыгы чакыруы буенча Апаска килдек. Район, аның халкы белән тынышып, эшне башлап җибәрергә уйлыйбыз. Атнага бер тапкыр кабул итүләр оештырабыз. Авыл халкына уңайлы булсын өчен, район үзәк хастаханәсендә генә түгел, җирлекләргә дә барырга исәбебез. Күз авыруларын кисәтү, булганнарын мөмкинлекләребезне кулланып дәвалау – безнең төп максат, – ди клиника вәкиле, табиб-офтальмолог Руслан Миңнебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев