Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста метаноллы, составында спирт булган контрафакт продукция сатудан алына

Иркутск якларында составында метанол спирты булган көнкүреш-гигиена сыеклыгын кулланып кешеләрнең күпләп вафат булуы очрагыннан соң Россия хөкүмәте ашыгыч чаралар күрде. -Безгә дә шул уңайдан махсус хат-күрсәтмә килде,-диде хәбәрчегә Мөсәлим Бәширов. Ул 2005 елдан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстанның Буа, Тәтеш районнары территориаль...

Иркутск якларында составында метанол спирты булган көнкүреш-гигиена сыеклыгын кулланып кешеләрнең күпләп вафат булуы очрагыннан соң Россия хөкүмәте ашыгыч чаралар күрде.

-Безгә дә шул уңайдан махсус хат-күрсәтмә килде,-диде хәбәрчегә Мөсәлим Бәширов. Ул 2005 елдан кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстанның Буа, Тәтеш районнары территориаль идарәсенең Апастагы вәкиле. Гади телдә әйтсәк, "Роспотребнадзор"ның безнең райондагы баш белгече.

-Мәскәүдән килгән хат буенча Апаста нинди тикшерү чаралары үткәрелде?

-Казан, Буа белгечләре белән бергә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә район кибетләре киштәләренә ачык сатуга куелган, спиртлы төрле сыеклыкларның үрнәкләрен алдык һәм составын өйрәндек. Бигрәк тә автосервис хезмәте, автозапчасть, автохимия белән сәүдә итүче нокталарны тикшердек.

-Нәтиҗәсе булдымы?

-Бер кибеттән алынган "Super Tech" канистралы "незамерзайка" сыеклыгы составында агулы метанолның нормадан 902 тапкырга артык булуы, кеше өчен аның парын сулау да гаять куркыныч бу продукциянең Владимир өлкәсендә җитештерелүен ачыкладык.

-Шуннан соң?..

-Шул факт ачыклангач, бу партия сыеклык сату әйләнешеннән алынды. Ул юк ителергә тиеш, дип билгеләнде. Районда максатчан тикшерүләр, составында спирт булган авто һәм көнкүреш химиясе продукциясен контроль сатып алулар, аларның үрнәкләренә Казан лабораторияләрендә экспертизалар үткәрү дәвам итә. Шундый шикле очракларга юлыксагыз миңа 21-5-13 телефоны буенча һәм башка хезмәтләргә хәбәр итегез.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев