Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апаста мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар хөрмәтенә зур концерт үтте

Бүген Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләр шашка-шахмат, йөзү ярышларында көч сынашкан булсалар, соңыннан район сәнгать үзешчәннәре аларга "Изгелек җирдә ятмый" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, изге теләкләрен юллады. - Тормыш авырлыклары, каршылыклары алдында югалып калмавыгызга без сокланабыз. Сез...

Бүген Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләр шашка-шахмат, йөзү ярышларында көч сынашкан булсалар, соңыннан район сәнгать үзешчәннәре аларга "Изгелек җирдә ятмый" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашып, изге теләкләрен юллады. - Тормыш авырлыклары, каршылыклары алдында югалып калмавыгызга без сокланабыз. Сез безнең һәрчак күз уңында. Алга таба да шулай көчле рухлы, нык булып калуыгызны телим, - диде ул.
Ә сәхнә түреннән үзешчән җырчылар башкаруында матур җырлар агылды. Балалар да үзләренең биюләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев