Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста нәселле тана сатып алучыга 30 мең сумын кире бирәләр

-Әлегә кадәр район фермерлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре Татарстаннан читтән нәселле терлек сатып алуда аерым кыенлыклар белән очрашалар иде. Моңа тотылган акчаларны өлешчә каплау өчен дәүләттән субсидия алу шактый читен булды. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының аерым карары буенча бу юнәлештә быелдан башлап яхшы яңалык бар-барлык документлары тәртиптә булган,...

-Әлегә кадәр район фермерлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре Татарстаннан читтән нәселле терлек сатып алуда аерым кыенлыклар белән очрашалар иде. Моңа тотылган акчаларны өлешчә каплау өчен дәүләттән субсидия алу шактый читен булды. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының аерым карары буенча бу юнәлештә быелдан башлап яхшы яңалык бар-барлык документлары тәртиптә булган, Россиянең башка төбәкләреннән алып кайткан һәр нәселле буаз тана, сыерга хәзер 30 мең сум субсидия алып булачак. Моның өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенә, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район эчендә, Татарстан төбәкләрендә терлекчелек белән шөгыләнүче юридик зат-авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән сатып алынган, барлык документлары тәртиптә булган нәселле тана-сыерларга 15 мең сум субсидия кире кайтарыла. Бу күбрәк шәхси ярдәмче хуҗалык, ишегалды гаилә мини-фермасы төзүчеләргә кулай,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. -Бер үк вакытта аерым чикләүләр дә бар. Күршеңнән, туганыңнан, КФХ лардан сатып алынган нәселле, буаз таналарга субсидия түләү каралмаган.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев